Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Бөек Җиңү хәтердә, китапта” исемле китап күргәзмәсе

     Бөек Җиңүнең 77 еллыгына  багышланган “Бөек Җиңү хәтердә, китапта” исемле китап күргәзмәсендә  авылдашларыбызның сугыш башланган көн, сугыш чоры һәм Җиңү көне турындагы истәлекләре, яу кырында үлеп калган һәм илгә Җиңү алып кайткан авылдашларыбыз турында мәгълуматлар,  Җиңү турында,  Бөек Җиңүне якынайтып үз-үзләрен аямаган совет солдатлары, тылдагыларның фидакарь хезмәтләре турындагы китаплар белән танышырга мөмкин.