Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Ифтар мәҗлесе "Рамазан - изгелек ае"

      ООО "Ашытбаш"ның генераль директоры Нуриев Руслан Илшат улы гадәттәгечә изге Рамазан аен зурлап Ак-Чишмә авылында ифтар мәҗлесе уздырды. Ашытбаш авылыннан килгән Рифат хәзрәт барыбызны да Рамазан ае белән котлады, бик үтемле вәгазь сөйләде, коръән аятьләрен укыды, азан яңгырап ахшам намазына дәште. Мәҗлестә катнашучылар тәмле ризыклар белән тукланып Рамазан аен зурладылар. “Рамазан ае – Аллаһ бүләге, ураза тоту – җәннәт терәге” исемле китап күргәзмәсе эшләде. “Гаилә учагы” журналының төрле номерларыннан Рамазан аенда булган тарихи вакыйгалар, ураза һәм кадер кичәсенең фазыйләтләре, фитыр сәдакәсе турындагы язмалар белән таныштык.