Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Шигырь кичәсе “И, мөкәтдәс Туган телем!”

      Китапханәче кичәгә җыелучыларны Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу һәм Татарстанда Туган тел көне белән котлады, кыскача Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштырды, сәнгатьле итеп  аның ”Эшкә өндәү ” исемле шигырен башкарды.  Китап укучылар махсус костюмнардан Тукай әсәрләре буенча  нәфис сүз белән чыгыш ясадылар. Укытучы Гарифуллина Фәния шагыйрьнең “Кәҗә тугрысында ” шигырен кычкырып укыды. “Кәҗә илә сарык” әкиятен сәхнәләштердек, ике әсәрдәге кәҗә образларын чагыштырдык. "Рухи мирасыбыз энҗесе" исемле китап күргәзмәсе эшләде.

        Г.Тукайга багышлап эшләнгән “Яраткан Тукай  геройлары”  кул эшләнмәләре, рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды.

     Кичә “Туган тел “ җыры белән тәмамланды.