Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Библиографик уен "Тапкырлыкта, өлгерлектә миңа бер дә тиңнәр юк"

Балаларга махсус карточкалар өләштем. Алар берәм-берәм шундагы биремнәрне башкардылар:  күрсәтелгән китапның кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алырга,  язылган табышмакны  әйтергә, табышмак җавапларын дөрес әйтү буенча җиңүчене билгеләү, бирелгән сорауларга җаваплар бирергә, аның үзенчәлекләрен санарга, карточкада бирелгән бирем буенча  дидактик материаллардан карточкалар табарга.Балалар кызыксынып, биремнәрне башкардылар, соңыннан уеннар уйнадык.