Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Үткәнен белмәгән бүгенгесен белмәс” дип исемләнгән викторина

     Максаты: Хәтнә авылының тарихы, истәлекле урыннары белән кызыксыну арттыру.Туган төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Балаларда экологик үзаң тәрбияләү.

     18 нче апрель –Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.

     Шул уңайдан Хәтнә авылы тарихына, аның истәлекле урыннарына, Татарстанда узучы Экология елына, язгы мәрхәмәтлелек ункөнлегенә багышланган викторина Мухаметдинова Х.Х.ның Хотня турындагы “Изге чишмә” исемле шигыре белән башланып китте.

      “Туган як тарихын өйрәнүчеләр” клубы членнары  Сабирзянова Х.Ф, Гарифуллина Ф.Р. Хотня авылы тарихы турында яңа мәгълуматлар җиткерде.

      Аннары викторина сораулары яңгырады.  Викторина сорауларын китапханәче кычкырып укып барды, печатьләнгән варианты да өстәлгә куелган, уенчылар җавапларны кәгазь битенә яза бардылар. Соңыннан җавапларны кычкырып укыдык, анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде, иң күп дөрес җавап язучы- Мамотжонов Ихтияр булды, ә иң тулы җавапларны Сабирзянова Ания белде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдык.

     ТУГАН АВЫЛ сүзенә кергән хәрефләрдән иң күп яңа сүзне Сабирзянова Ания төзеде.

     Хәтнә тарихы турындагы газета-журналлардагы язмалар белән таныштык.