Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Тарихын белмәгән алга бармас” дип исемләнгән мәдәни дәрес

   Максаты: Хәтнә, Ак-Чишмә  авылыларның тарихы, истәлекле урыннары белән кызыксыну арттыру, туган төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

   Китапханәче: “Мәдәниятлы кеше һәр яктан камил булырга тиеш, сез дә бары тик үз туган ягыгызның тарихын белсәгез генә чын мәгънәсендә мәдәниятлы булырсыз”, - дип башлады “Тарихын белмәгән алга бармас” дип исемләнгән мәдәни дәресне. Тарихи урыннарга багышланган сораулар яңгырады. Китап укучылар сорауларга җавап биргәч, китапханәче һәр сорауга тулы аңлатма биреп, билгеле бер истәлекле урынның тарихы белән таныштырды. Туган ягыбызны матурлауда үзләреннән зур өлеш керткән Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы һәм аның тугры дуслары, Сәфәргалиев Мөхәммәд Мәхмүт улы, авылыбызның тырыш халкының башкарган изге эшләре белән таныштырды. Мәдәни дәрес вакытында китап укучылар туган төбәгебездәге тарихи урыннар турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Мәдәни дәресне “Данлы еллар сәхифәсе ” дип аталган китап күргәзмәсенә бәйләп алып бардык.