Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль кичә “Без саклыйсы мирас !”

     Киң катлам китап укучылар өчен "Без саклыйсы мирас"исемле музыкаль кичә уздырдык. Китапханәче кичәдә катнашучыларны язның тәүге  бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, ихлас теләкләрен җиткерде, илебездә урнашкан катлаулы вәзгыять турында сөйләп үтте, "Гаилә учагы сакчысы - хатын- кыз", "Цифрлаштыру - алгарышлы проектларга юл" исемле китап күргәзмәләре, китапханәгә килүче газета –журналлар һәм Валиева Фәридәнең кул эшләре шәхси күргәзмәсе белән таныштырды. Язның тәүге бәйрәменә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Гафиуллина Гөлнур бәйрәмгә бүләккә чәчәк бәйләү буенча остаханә оештырды, бер- беребезгә шул чәчәкләрне бүләк иттек. Барыбыз бергәләп татар халык җырларын башкардык.