Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кычкырып укулар сәгате “Әни кирәк”

      2 март – Бөтендөнья кычкырып укулар көне, шулай ук бөтен гомерен балаларга багышлаган һәм күңеле белән бала булып калган  ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Язучылар берлеге, ТРның журналистлар берлеге әгъзасы Ләлә Нәгыйм кызы Сабированың 75 яшьлек юбилее. Шул уңайдан кычкырып укулар сәгате уздырдык. Китапханәче язучының тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды. Кече мәктәп яшендәге китап укучылар аның «Әни нигә елый?», «Куллары йомшак иде…», «Үсеп кенә җитим…», «Әни кирәк…»исемле хикәяләрен кычкырып укыдылар. Аннары «Әнине кайгыга салырга ярыймы, без әниләр турында ничек кайгыртырга тиеш, Таһирнең хатасы нәрсәдә?» дигән сораулар буенча фикер алыштык.