Китапханә дәресе “Нәрсә ул белешмә- библиографик фонд?”
Кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Нәрсә ул белешмә- библиографик фонд?” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырдык. Нәрсә ул белешмә әдәбият, аны кайдан табарга, кызыксындырган сорауга җавап эзләүне нәрсәдән башларга икәнен китапханәче әйбәтләп аңлатты. Орфографик, синонимнар, татарча-русча уку-укыту сүзлекләре, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр белән таныштык, билгеләнгән сүзләрне эзләп таптык, кем иң күп сүзне таба бәйгесе уздырдык. Татар исемнәре сүзлегеннән катнашучыларның исемнәренең аңлатмаларын таптык. Балалар энцеклопедиясе белән кулланырга өйрәндек.