Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Китапханә дәресе "Китап һәм мин"

      Максаты: балаларда  китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапның тышлыгы, титул битенә, эчтәлегенә карап, китап турында мәгълумат алырга өйрәтү.

      Башта алдагы библиографик дәресләрдә алган белемнәрне хәтердә яңарттык.

      Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән  биремнәрне башкардылар:  күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.

Аннары һәр укучы китапның тышлыгына карап бу китап турында нәрсәләр белергә булганын өйрәнде. Китапның титул битеннән нинди өстәмә мәгълумат алырга булуын белдек. Китапның эчтәлегенә карап, китап турында ничек  мәгълумат алырга икәнен  өйрәндек.

      Дәрес азагында китапларны саклап тоту  кагыйдәләрен искә төшердек.

      Балалар кызыксынып, биремнәрне бик җиңел башкардылар