Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Фольклор кичәсе “Энҗе чәчтем, энҗе җыям”

       Китапханәче чарада катнашучы китап укучыларны Халыкара Туган тел көне белән котлады,  “Тел дигән дәрья бар” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Китап укучыларны телебезне кадерләп сакларга, һәрбер эштә миллилекне сакларга өндәде, дөньяда ай саен бер тел юкка чыгу турында ачынып сөйләде. Күргәзмәгә куелган табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр, халык җырлары, балалар уен фольклоры турындагы китапларны ешрак укырга чакырды. Аннары тантаналы төстә Россиядә мәдәни мирасны саклау елы булуга багышланган Валиева Фәридәнең шәхси кул эшләре күргәзмәсен ачтык. Аннары барыбыз бергә мәкальләр, табышмаклар, такмаклар әйтештек, ”Энҗе чәчәм” уены уйнадык.