Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Башлангыч класс укучылары өчен“Табигать бизәкләре” исемле кошлар иленә сәяхәт

Максаты: Балаларга Халыкара кошлар көнен аңлату, кошларны танырга, яратырга һәм аларны сакларга өйрәтү.

   1 нче апрель халыкара кошларны саклау көне.Кошлар безнең тормышта зур роль уйный.Алар тирә-юньне корткычлардан саклыйлар,чүп үләннәрнең орлыкларын юк итәләр.Үзләренең матур җырлары белән безнең тормышыбызны матурлыйлар.Тик кызганычка каршы, соңгы вакытта безнең канатлы дусларыбыз саны бик нык кимеде, кайбер төрләре бөтенләй юкка чыкты, шуңа күрә дә , кошлар саклау көне игълан ителде. Без кошларны сакларга, аларга оялар куярга, кыш көннәрендә азык табарга ярдәм итәргә, ояларын туздырмаска, йомыркаларын ватмаска тиеш. Бу турыда балалар үзләре сөйләде.

Габделхәев Алмаз язган “Кошлар” исемле реферат белән таныштык.

“Кошлар” дигән папкада тупланган кошлар турындага язмаларны укыдык, шул кош турындагы мәгълуматны ”Кошлар- безнең дуслар”исемле күргәзмәдәге материаллардан эзләп таптык, шул кошлар яшәгән тирәлекне глобуста табып күрсәттек.

Арча районының КЫЗЫЛ КИТАБЫНА кертелгән кошлар белән таныштык.