Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар белән “Белем иленә юл китап аша” дип исемләнгән әңгәмә

Максаты: Балаларда китапка хөрмәт уяту.

Мәктәп укучылары язгы каникулларга киткәнче 21-29 нчы март –халыкара балалар китабы атналыгы уңаеннан шушы чорда иң күп китап укучы балага конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның шарты – балалар китапны кире кайтарганда китапханәченең шушы китап буенча бирелгән сорауларына җавап бирергә тиеш иде.

        Башта шушы конкурска йомгак ясалды. Иң күп китап укыган, сорауларга төгәл җавап биргән Тухватуллина Эльвира беренче урынга лаек булды, ул 17 балалар китабы укыды, икенче- Муллаянов Руслан-12 китап укыды,калганнары:Алмаз-9, Сөмбел-6, Ания-3, Ихтияр-2.  Җиңүчегә Мактау кәгазе тапшырылды.

Иң беренче китап кайчан басылганын, беренче балалар китабы кайда һәм кайчан нәшер ителгәнен”Салават күпере” журналының 2011 нче ел апрель саныннан укып белдек. Без бигрәк тә балалар өчен язылган нинди китаплар яратуыбыз, балалар китабы атнасы безгә ничек күбрәк укырга ярдәм иткәне турында җанлы әңгәмә оештырдык.

      

Балалар белән татар, рус һәм инглиз телен өйрәнергә ярдәм итүче китаплар сериясе, әдәпкә өйрәтүче китап, балалар җырлары тупланган китап, ”Балачак энциклопедиясе” сериясендәге китаплар, “Уйный-уйный үсәбез” сериясендәге китаплар белән таныштык. Шушы китапларны иң күп кулланучыларны билгеләдек