Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү "Интернет һәм без"

      8 февраль-Халыкара куркынычсыз Интернет көне, 7-15 февраль – “РУНЕТ” куркынычсызлыгы атнасы, 8 февраль - Россия фәне көне. Шушы даталарга багышлап киң катлам китап укучылар өчен “Интернет һәм без” дип аталган түгәрәк өстәл янында сөйләшү  уздырдык. Башта китапханәче “Цифрлаштыру – алгарышлы проектларга юл!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Нәрсә ул интернет һәм РУНЕТ, ул нәрсәгә кирәк, аның файдасы һәм зыяны, интернетта озаклап утыру нәрсәгә китерә, балалар өчен куркынычсыз сайтлар, ничек итеп вакытны тигез бүләргә, Россия фәненең үсеше ни дәрәҗәдә, цифрлаштыруның өстенлекле яклары нәрсәдә? дигән сорауларга бергәләп җаваплар таптык. “Интернет – бөтендөнья челтәре” исемле электрон презентация аша җавапларның дөреслеген тикшердек.“Интернетсыз тора аласызмы?” исемле тест сорауларына җавап бирдек.