Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Ул яши әкият илендә” исемле кычкырып уку сәгате

       Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, бакчачы, спортчы, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Галимҗан Гыйльмановка  65 яшь тулу уңаеннан китапханәбездә “Ул яши әкият илендә” исемле кычкырып уку сәгате узды. Китапханәче Галимҗан Гыйльмановның мәхәббәт тарихын сөйләп үтте, аның кушаматы, кызыклы шөгыльләре, гаилә архивыннан алынган фотосурәтләре,  иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, “Албасты” хыялый кыйссасының  ничек язылуын бәян итте. Аннары “Өзелгән чәчәк” хикәясен кычкырып укыдык, укылган әсәр буенча фикер алыштык.