“Хыял белән чынбарлыкны кушып” исемле китап күргәзмәсе
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, бакчачы, спортчы, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 65 яшь тула. Шул уңайдан китапханәбездә “Хыял белән чынбарлыкны кушып” исемле китап күргәзмәсе эшли. Галимҗан Гыйльмановның иҗаты, тормышы белән кызыксынучыларны китапханәбездә көтеп калабыз.