Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Без саклыйсы хәзинә” исемле китап күргәзмәсе

        2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Димәк, халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыкны саклауга аеруча зур игътибар бирелә. Шул уңайдан китапханәбездә “Без саклыйсы хәзинә” исемле китап күргәзмәсе эшли. Бу күргәзмә татар халкының милли киемнәрен, аларның үзенчәлекләрен чагылдыра. Күргәзмәдә милли төсмерләр өстәп, заманча яшьләр стиле, креатив детальләр белән бизәлгән татар милли киемнәре белән беррәттән,чиккән яулыклар, калфаклар, түбәтәйләр, күлмәк – камзуллар, хәситәләр, алкалар, изүлекләр ясаучы осталар турындагы язмалар белән танышырга мөмкин.