Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Уен- чыгыш “Матбугат иленә сәяхәт”

       Максаты: Китап укучыларга    вакытлы матбугатның  зарурлыгын  икәнлеген күрсәтү, кызыксындыру уяту, алардан кирәкле мәгълумат алырга өйрәтү.

       Башта китапханәче “Матбугат иленә сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, Россия матбугаты көне белән котлады,  бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, укытучы Гарифуллина Ф.Р. кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән  “Сабантуй” журналының январь санына күзәтү  уздырды. Аннары “Кем җитез?” дигән уен уйнадык, ромашка таҗларын өзеп, китап укучылар  “Салават күпере” журналлары буенча билгеләнгән биремнәргә җаваплар тапты, “Кем иң күп рубриканы белә?”бәйгесе уздырдык. Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдык.