Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Тукай безнең белән" Тукай иленә сәяхәт

      Бер төркем китап укучылар белән Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музей - комплексына сәяхәт оештырдык. Башта Бөек шагыйребез чорын чагылдырган экспонатлар белән таныштык, аның тормышы, иҗаты, ул аралашкан шәхесләр турында бик күп яңалыклар белдек, аның китаплары куелган күргәзмәдә булдык. Безнең өчен иң куанычлысы Габдулла Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышу булды. Монда бисердан үрелгән агачлар нәкъ Кырлай урманын хәтерләтә, шунда ук су анасы урнашкан күлләр дә, урман аланында янып торган учак янында җыелган бүреләр, Кәҗә белән Сарык, капчыктагы бүре башы, шәкертләр, хәлфә һәм таз, матур татар гаиләсе, тагын бик күп Тукай геройлары, бисердан төзелгән рәсемнәр күрергә мөмкин.