Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Кыш бабайдан иң зур бүләк" китап укучылар бенефисы

     Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай кечкенә китап укучыларны “Яңа елга китап белән” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды, "Рафис Корбан шигырьләре" исемле китап буенче кычкырып укулар оештырды. Кыш бабай кечкенә китап укучыларның ел буе эшләгән яхшы эшләрен атады, төрле конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар тапшырды, табышмакларга дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләде, иң күп китап укучыларны атады, балаларга үзенең бүләкләрен өләште, балалар Кыш бабай белән  кызыклы уеннар уйнадылар.