Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кызыклы хәбәрләр сәгате “Ул барысын да белә”

      Максаты: Китап укучыларга    сүзлекләрнең, энциклопедияләрнең кирәк  икәнлеген күрсәтү, алар белән файдаланырга өйрәтү.

      Орфографик, синонимнар, татарча-русча уку-укыту сүзлекләре, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр белән таныштык, билгеләнгән сүзләрне эзләп таптык, кем иң күп сүзне таба бәйгесе уздырдык. Татар исемнәре сүзлегеннән катнашучыларның исемнәренең аңлатмаларын таптык. Балалар энцеклопедиясе белән кулланырга өйрәндек. Кече совет энцеклопедиясен җайлы гына итеп файдаланырга өйрәндек. Биремнәр язылган карточкалар өләштем, һәркем шуны үтәде. Соңыннан  махсус таблицада дәрескә үз бәяләрен белдерделәр.