Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Шигъри сәгать “Татар моңсыз яши алмый”

   Гарифҗан Мөхәммәтшинга 80 яшь тулу уңаеннан “Татар моңсыз яши алмый” исемле шигъри сәгать уздырдык.

   Китапханәче  икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы), халык депутатларының уналтынчы-унтугызынчы чакырылыш район Советы депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы, Татарстан халыкларының беренче, Татарстан укытучыларының бишенче съездлары делегаты, беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары  делегаты, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Китап укучылар Гарифҗан Мөхәммәтшинның “Бәхет”исемле китабыннан шигырьләре белән таныштылар.