Балалар өчен ”Елыша-елыша миңа килсен әле, мин күрәсе килгән Матурлык” дип исемләнгән мастер-класс
Башта “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Күргәзмәдә куелган татар-халык киемнәрендә чигү элементлары бик күп булуга балалар да нык игътибар итте.
Балаларны кулдан чигеп ясалган ашъяулык, кулъяулык, баш яулыгы белән таныштырдым. Балалар чигү җепләре, киерге , чигү өчен сүрәт төшерелгән хәзерләмәләрне алып чигү буенча беренче күнекмәләрен башкардылар