“Әткәй- әнкәй – күз нурларым” дип исемләнгән балалар иртәсе
Максаты: балаларның сәхнәдән әти-әниләрен котлап, аларга матур ял кичәсе оештыру, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту.
Башта китапханәче “Сез- дөньяның нуры, бизәге” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килде. Балалар әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , биюләр биеделәр.Әтиләр оста боҗра әйләндерә белүләрен үзара ярышта күрсәттеләр . Әниләр дә үзләренең җитезлекләрен –уңганлыкларын күрсәттеләр.
Әти-әниләргә балалар үз куллары белән хәзерләнгән бүләкләр тапшырдылар.