Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Сагынабыз сине ,авыл җанлы ТУФАН!

2015 нче елның 20 нче сентябрендә “Әдәби мәйдан” циклындаНаратлык  авыл халкы өчен “Сагынабыз сине ,авыл җанлы ТУФАН...” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе узды. 80 еллыгын тутырган булыр иде,дип  Туфан Миңнуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдык.  Башта шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары укытучы Тахавиева Г. Туфан Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Авыл җанлы Туфан” дип исемләнгән доклад укыды. Мухаметдинова Ч. язучының иҗаты белән таныштырды.