Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Сәламәтлек дәресе "Чаңгы юлы безне көтә"

        Максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, чаңгы спортына мәхәббәт тәрбияләү.

       Дәреснең беренче өлеше китапханәдә үтте. Балалар”Сәламәтлек- яшәү нигезе” исемле күргәзмә белән танышты. Китапханәче һәм укытучыбыз Гарифуллина Фәния чаңгыда йөрүнең серләре белән таныштырды. Балалар чаңгы төрләрен аерырга, нинди киемнәр кияргә, чаңгыларны ничек беркетергә, чаңгыны һәм таягын ничек сайларга, чаңгыда йөрү техникасын, шуган вакытта куркынычсызлыкны ничек сакларга икәнен  һәм җәйгә саклауга кую серләрен өйрәнделәр.

      Дәрес саф һавада дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп чаңгыда шудылар, кышкы табигать белән хозурландылар.