Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар белән әңгәмә “Теле барның- иле бар! “

       Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, татар телен саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды.

       Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре  белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. Шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштык.

          Әңгәмәдә катнашучылар туган телгә үз мөнәсәбәтләрен аңлаттылар,  укытучы Гарифуллина Фәния татар теле – безнең туган телебез, әти-әни, әби-бабаларыбыз теле булуын бик ныгытып аңлатты. Туган телебезне ярату һәм саклау илебезне яратуга тиң икәнен әйтте.

           Аннары бер төркем балалар “Туган телне,Туган илне сөюче” исеме алу өчен ярыштылар. Алар туган тел, туган ил турында өйрәнгән шигырьләрен башкардылар, мәкальләр атадылар, сорауларга җавап бирделәр. Конкурста катнашучылар “Туган телне белүче, туган ягын сөюче”, “Туган телне белүче”, “Туган илне сөюче”, “Знаток родного языка” исемле дипломнар һәм бүләкләргә лаек булдылар.

 

       Әңгәмә куелган максатка иреште .