Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Туган якка сәяхәт "Туган җирем"

        Максаты: Тирә-юнь мөхитне саклауның әһәмиятен аңлату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, җирле атамаларны  барлау.

        Балалар белән табигать  турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.

        Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә  кирәклеге турында сөйләштек.

        Безнең җирлеккә кергән истәлекле урыннарны атадык. Җирле атамалар белән таныштык. Туган авылыбызның матур урыннарын санап үттек,авылыбызның киләчәген кем ничек күзаллаганын сөйләде. Авылны төрле яктан урап алган урманнарның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап сәяхәткә киттек. Ял итәргә туктаган арада”Көмеш кыңгырау” газетасы белән таныштык, Арча районының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне, җәнлек һәм бөҗәкләрне искә төшердек, төрле уеннар уйнап алдык.