Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Табигатьне саклау безнең бурыч!” исемле түгәрәк өстәл

       5 июнь- Бөтендөнья әйләнә- тирә мөхитне саклау көне.Табигать – безнең уртак йортыбыз, соңгы вакытта табигатебез күзгә күренеп пычрана, без аны саклауны барыбыз бергәләшеп башкарырга тиеш. Китапханәбездә үткән “Табигатьне саклау безнең бурыч!”  исемле түгәрәк өстәлдә шушы хакта сөйләштек. Башта “Табигать безнең яклауга мохтаҗ” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Табигатьне саклау эшен һәрбер кеше үзеннән башларга тиеш дип билгеләп үттек. Бөтенроссия акциясенә кушылып, Һәрбер китап укучы  әти-әниләре белән үзләре яшәгән тирәлекне,  тирә-юнен җыештырырга, күршеләрен һәм дусларын бу эшкә өндәргә булды,  чүп-чарларны урнаштыру мәсьәләсенә тукталдык,  чүп- чарларны кая , ничек урнаштырырга икәнен өйрәндек. Махсус сумкага тутырылган чүпләрне балалар үзләре Кулланылган макулатура, Кулланылган Пластик , Кулланылган кәгазь, Төрле чүп-чар дип исемләнгән тартмаларга  аерып салдылар. Хуҗалыкларда чисталыкны саклау да нәкъ шундый тәртиптә башкарылырга тиешлекне билгеләп үттек. Кулланылган батарейкалар җыюда иң актив булган китап укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык.