Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Әдәби алан “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”

Районыбыз  китапханәчеләре үзләре алдында куелган бурычны аңлап, һәрдаим киңәшләшеп эшлиләр. Безнең коллективыбыз “Киңәшле эш таркалмас” ,- дигән халык мәкаленә нигезләнеп, чираттагы күчмә семинарны Ташкичү  җирлегенең шифалы суы, унсигезенче гасырга караган тарихи истәлекләре белән данлыклы Перцовлар яшәгән урында – Хотня авылында уздырды. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип аталган әдәби алан формасында үткән бу семинарда без Хотня авылының тарихын барладык, мөмкин булганча һәр мәгълуматның чыганагын күрсәтергә тырыштык, андагы истәлекле урыннар белән таныштык, районыбызның күренекле шәхесләре Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, Вәнил Вәкил улы Аскаровларның бу тарихи урынны күтәрүдә күрсәткән тырышлыкларын да билгеләп үттек,  эш тәҗрибәбез белән уртаклаштык, әдәби китапларның эчтәлеген ничек белүебезне дә тикшердек. Район китапханәчеләренең уңышларын күреп, канатландырып торган  җитәкчебез  Эльвира Шамилевна Вафина китапханәчеләрне һәнәри  бәйрәм белән котлады,  изге теләкләрен  җиткерде. Түгәрәк алан уртасында үзара җитезлектә, уңганлыкта көч сынаштык,  һәрберебез үзе әзерләп алып килгән ризыкның рецепты белән бүлеште, табын янында китапханәчеләр рәхәтләнеп бер- берсе белән аралашып утырды.