Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәгълумати - белешмә сәгать "Хезмәтенә күрә хөрмәте!"

Максаты: Урта мәктәп яшендәге китап укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, эшче профессияләр сайлауда ярдәм итү.

“Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

Башта китап укучыларга үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар, үзләре сайларга теләгән һөнәр турындагы буклетлар белән таныштылар.

Китапханәче югалып баручы һөнәрләр, замана таләп итә торган  һәм хәзерге вакытта иң кирәкле дип саналган  хезмәтләр белән таныштырды.

Аннары укытучылар Сабирзянова Х.Ф., Гарифуллина Ф.Р. “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмаларны кычкырып укыдылар.

Эшче профессияләр сайлаучылар өчен дә файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре китап укучыларда зур кызыксыну уятты.

 Кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек.

Ахырдан анкета сорауларына җаваплар яздык.