Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәктәп яшендәге китап укучыларның тыл ветераннары белән очрашуы "Ветераннар, сезгә даннар!"

        Башта мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр музыкаль-тематик  кичә карап, ял итте.
        Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 76 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.
        Китапханәче өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Балаларны  өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды. Авылыбызның сугыш ветераннары турында яңа тарихи фактларны җиткерде.  Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр, ”Кирәкми безгә сугыш” исемле балалар рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде, өлкәннәрнең балаларга мөрәҗәгатен укыды.