Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Муса Җәлилгә багышланган “Янып калсын гомерең маяк булып” исемле шигырь конкурсы

Максаты :  Балаларга Муса Җәлилнең батырлыгын аңлату, иҗаты белән таныштыру, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Башта Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Җәлил  башкарган батырлык турында сөйләштек. Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Китапханәче Җәлилнең “Җырларым” шигырен сөйләде.

Аннары балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Конкурс патриотик рухта үтте,балалар патриот-шагыйрь турында күп кенә өстәмә мәглуматлар белде.