Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Шигърият кичәсе "Мин Тукайга киләм"

 

    Китапханәче кичәгә җыелучыларны Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу һәм Татарстанда Туган тел көне белән котлады, кыскача Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштырды, сәнгатьле итеп  аның Ана догасы исемле шигырен башкарды.

    Гәптелхәева Алинә “Туган авыл” шигырен сөйләде.

    Ибәтов Илназ “Кызыклы шәкерт” шигырен башкарды.

  “Елның дүрт фасылы” шигыре яңгырады, китап укучылар ел фасылларын атадылар, шигырьнең исемен әйттеләр.

    Николаев Рафаил “Гали белән кәҗә” шигырен сөйләде.

    Фатихова Сәрия нәфис сүз белән чыгыш ясады.

    Китап укучылар Тукай шигырьләрен укыганда төшеп калган сүзләрне таптылар. Шигъри табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр, серле тартма эчендәге әйберләргә багышлап шигырьләр иҗат иттеләр.

    Г.Тукайга багышлап эшләнгән кул эшләнмәләре, рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     Кичә “Туган тел “ җыры белән тәмамланды.