Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Иң тәмле чәй кемнеке?” исемле информацион-белешмә сәгать

Максаты : Балаларны Салават Рахматуллин иҗаты белән таныштыру.

Башта кыскача Салават Рахматуллинның тормыш юлы, аңа бирелгән дәүләт бүләкләре, фотоархивыннан алынган фотосүрәтләре белән таныштык.

Аннары китапханәче шагыйрьнең” Туган җиремә” исемле шигырен укыды. 1912 нче елда бөек Тукаебызның Уфага килүен, Мәҗит Гафуринең Тукайны кунак итү өчен пальтосын сатуын сөйләде, шул очракка багышлап С.Рахматуллин язган “Тукай –Уфада” исемле шигырьне укыды.

Балалар “Салават күпере” журналларында һәм “Мәйдан журналының( октябрь 2016ел) “Мәйданчык” сәхифәсендә басылган С.Рахматуллинның шигырьләрен кычкырып, сәнгатьле итеп укыдылар.