Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Галәмгә юл башы” исемле мәгълумати- белешмә сәгать

     Китап укучыларга космонавтика көнен аңлату, аның 60 еллыгын билгеләп үтү, бүгенге көндә космос белән бәйләнешләрнең әһәмиятен аңлату максатында киң катлам китап укучылар өчен “Галәмгә юл башы” исемле мәгълумати- белешмә сәгать уздырдык.

    Башта китап укучылар “Наука открывает тайны“ дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

    Аннары  балаларга дөньяда беренче буларак, Ю.А.Гагаринның “Восток” космик корабле белән галәмгә күтәрелү тарихы сөйләнде. Бераз беренче космонавтның тормыш юлы белән танышып үттек, галәмнең иң гүзәл почмаклары белән, космик ракета төзелеше, Гагаринга кадәр галәмгә космик ракеталар җибәрү очраклары, космоска очкан хатын-кыз В.Н.Терешкова, космик корабльләр конструкторы С.П.Королёв таныштык. Айны өйрәнүче татар галиме Шәүкәт Хәбибуллин турында, Казан үзәгендә урнашкан Казан шәһәр обсерваториясе, шәһәр читендәге Энгельгард исемендәге обсерватория хакында мәгълумат алдык. Хәзерге заманда космик техника ярдәмендә нәрсәләр эшләп булганы турында сөйләштек, ”Алардан башка нишләргә?” ,- дигән сорау куелды.

      Китап укучылар Интернетсыз, компьютерсыз , кәрәзле телефонсыз үз тормышларын күз алдына китерә алмаганын әйтте.