Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Сәламәтлек дәресе "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

     

     Кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән кеше өчен сәламәтлек саклауның ничек мөхим икәнлеге хакында сөйләштек. Сәламәтлеккә зыян салучы факторларны барладык. “Сәламәтлек – тормыш нигезе” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштык. Китапханәче физкультура һәм спортның сәламәтлеккә йогынтысы турында әңгәмә уздырды. Аннары  Ак-Чишмә авылы фельдшер- акушерлык пункты фельдшеры Камалова А.А. “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” исемле лекция белән чыгыш ясады.

      Сәламәтлек дәресе һәрбер китап укучының сәламәт яшәү рәвеше сайлавы белән тәмамланды.