Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Видеоролик "Сыямы соң бәхет тубалга!"

      Клара Гариф кызы Булатова – татар шагыйре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты(1994), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты «Әрнү» китабы өчен(2007),  Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе  лауреат(2015),  Татарстанның халык язучысы (2019), Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә. 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган. Хезмәт юлы Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли.  Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә эшли. 1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.

Видеоролик белән https://www.instagram.com/tv/CMegIiIqLEc/?igshid=bq141zakk3bl ссылкасы аша кереп таныша аласыз.