Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кычкырып укулар сәгате “Әкият дуслыкка, татулыкка өнди: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз”

    Бүген мартның беренче чәршәмбесендә, – Бөтендөнья кычкырып уку көне,шул уңайдан безнең китапханә Татарстан Республика балалар китапханәсе оештырган  “Через сказки к миру и согласию: читаем народные сказки на родном языке” Бөтенроссия акциясенә кушылды. 

      Кечкенә мәктәп яшендәге китап укучылар  татар халык әкиятләрен татар телендә кычкырып укыдылар, аларның укуларын видеоязма итеп төшердек, иң уңышлы дип табылганнарын социаль челтәрләрдә: Инстаграм һәм В Контактеда урнаштырдык.

       Укылган әкиятләр буенча фикер алыштык.