Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Күргәзмә - табышмак "Арчаның моң чишмәсе"

       Арча районының Курса- Почмак авылында туып- үскән, 1998 елда узган Бөтентатар җыры фестивале лауреаты, ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артисты Шамил  Сабир улы Әхмәтҗановка 80 яшь тулу уңаеннан китапханәбездә  «АРЧАНЫҢ МОҢ ЧИШМӘСЕ” исемле китап күргәзмәсе эшли. Заманында Гариф ага Ахунов аңа мондый бәяләмә биргән: “Син бәхетле, чөнки тамашачы сине белә, көтеп ала. Милләтебезнең җыр хәзинәсендә синең иҗат энҗеләрең дә ялтырап җемелди”. Күренекле әдипнең сүзләренә без дә кушылабыз. Җырчыбызның моң иленә керткән өлеше, кызлары Чулпан белән Гөлнар яки улының язмышы турында белергә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.