Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Фольклор кичәсе "Гаиләдә яраладыр тәрбия"

      Киң катлау укучылар өчен оештырылган фольклор кичәсенең башында  китапханәче кичәгә килүче китап укучыларны, “Ак – Чишмәнең ак калфакларын”,  Халыкара Туган тел көне белән котлады, бу бәйрәм кайчаннан һәм нинди максатларда билгеләп үтүен сөйләде, “Тел – милләтнең сакчысы”, “Милләт язмышы хатын- кыз кулында” исемле китап күргәзмәләре белән таныштырды. Телебезне ромашка чәчәге белән чагыштырды, һәрбер таҗ урынында булганда гына чәчәк матур булган кебек, туган телебез сөйләм культурасы булганда, һәрберебез аны кулланганда гына, халкыбызның авыз иҗаты шул сөйләмдә киң урын алганда, милли йолаларыбыз, гореф- гадәтләребез, милли киемнәребез, милли ризыкларыбыз безнең тормышта тиешле урынын югалтмаганда гына, без үз телебез белән горурланганда гына туган телебез юкка чыгучы телләр исемлегенә кермәслеген билгеләп үтте.   Мухаметханов Тәлгать телебезне ничек саклап калырга, аны ничек үстерергә була, балаларны, оныкларны тәрбияләгәндә нәрсәләргә аеруча басым ясарга кирәклеген ассызыклап үтте. Чарада катнашучылар кара-каршы такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр аша үзара аралаштылар, милли җырлырыбызны җырлап иркенләп күңел ачтылар.

     Онытылып килүче “Алтын капка”, “Наза”,”Почмак алыш,”Сигезле” җырлы- биюле уеннарны үсеп килүче буынга  тапшырдылар.

     Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, ак калфаклылар үзләре әзерләп алып килгән милли ризыкларыбыз белән сыйланып рәхәтләнеп ял итте.