Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Туган телем – иркә гөлем!" Мәдәни дәрес

Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре  белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Туган телем – иркә гөлем” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык,  кече мәктәп яшендәге китап укучыларга нәкъ иркә гөл кебек, туган телне яхшылап тәрбияләргә, сакларга һәм якларга, чын күңелдән яратырга кирәклеген төшендердек.

         Укытучы Гарифуллина Фәния туган телнең  безнең тормыштагы әһәмиятен бик ныгытып аңлатты. “Бу халык аваз иҗаты  аркылы туган телебезне яратырга өйрәнәбез һәм саклауга ирешәбез”, - дип әйтте, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтештек, туган тел турындагы шигырьләрне кычкырып укыдык.