Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Эх! Бу Тукай әкиятләре” Тукай әкиятләренә сәяхәт

      Максаты:  Балаларда Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру, аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, балалар кулы белән эшләнгән эшләнмәләр белән таныштыру

      Китапханәче  кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды,

      Китап укучылар Тукай  әкиятләренең  геройларын  кул эшләнмәләреннән һәм рәсемнәрдән эзләп таптылар,  ул әкият безне нәрсәләргә өйрәтте, шуны ачыкладылар.

Укытучы  Гарифуллина Фәния әкиятләрдән өзекләр укыды, балалар әкият исемен, геройларны атадылар, Тукай бу әкияте белән нәрсә әйтергә теләгәнлеге турында фикер алыштылар, "Туган тел" сүзенең һәр хәрефенә әкиятләр белән бәйле сүзләр табып әйттеләр.