Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Тәрбия сәгате “Көчле рухлы каһарман”

       Максаты : Балаларга Җәлил образы аша  батырлыкны аңлату, аларда Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, күмәк фикер алышу аркылы балаларда фикерләү һәм сөйләү сәләтен үстерү.

      “Көчле рухлы каһарман” исемле тәрбия сәгатендә   Муса Җәлилнең  биографиясе, дәүләт бүләкләре, газета-журналлардагы махсус  аңа багышланган язмалар,  фотосурәтләр, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре тупланган китаплар белән таныштык.      Башта “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштык, Җәлил башкарган батырлык турында сөйләштек. Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

      Аннары укытучы Гарифуллина Фәния: ”Муса Җәлил - дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде. Муса Җәлил сезнең өчен дә якты маяк булсын, бик авыр минутларда аннан үрнәк алып авырлыкларны җиңәргә өйрәнсәгез иде,”- дип тәрбия сәгатен тәмамлады.