Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кычкырып укулар сәгате " Туган як җылысын тоеп"

      Хәнәфи Бәдигыйның 80- еллыгына багышланган кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен  “Туган җирнең көчен тоеп” дип аталган кычкырып уку сәгате узды. Китапханәче кыскача гына Арча районының Мөрәле авылында туып үскән Хәнәфи Бәдигыйның тормыш юлы, хезмәтендәге үсеш баскычлары, иҗаты белән таныштырды. Бәдигый  Россия, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. 2020 елда вафат булды.

       Китап укучыларга Хәнәфи Бәдигыйның “Акыллы туп” дигән китабын кычкырып укыдык, ахырдан шушы шигырьләр буенча фикер алыштык.