Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәдәни дәрес"ТАССР. 1940-50 еллар: Сәнгать үсештә"

      Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен узган "ТАССР 1940-50 еллар: Сәнгать үсештә" исемле  мәдәни дәрестә республикабызның 1940- 50 елларда мәдәният үсеше белән таныштык. Китапханәче Мухаметдинова Х.Х. Бөек Ватан сугышы  чорында республика тормышына гомуми күрсәтмәләр бирде, "ТАССР.1940-50.: Сәнгать үсештә” исемле электрон презентация аркылы сугыш чорында, сугыштан соң  республикабызда сәнгать үсешен җентекләп аңлатты.

      Укытучы Сабирзянова Х.Ф. Муса Җәлилнең (1946 елда Татарстан Язучылар берлегенә 1946 елда тапшырылган) “Моабит дәфтәрләре” китабындагы шигырьләрне кычкырып укыды.