Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәрхәмәтлек сәгате "Мәрхәмәтле булсаң, мәртәбәле булырсың”

       Китапханәче “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле  күргәзмәгә күзәтү ясап, мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин, Рөстәм Нәбиев һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырды. Балалар белән мөмкинлекләре чикле булганнар янында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек.

       Укытучы Гарифуллина Фәния Г.Сәгыйровның тешенә карандаш кыстырып ясаган рәсемнәре, Самара өлкәсе Иске Фәйзулла авылындагы Сәгыйров яшәгән йорт белән таныштырды. Г.Сәгыйровның мөрәҗәгатен җиткерде:” Кешеләр, зинһар үзегезне бозмагыз, төрле начар гамәлләр кылмагыз, андый кешеләр үз тормышын гына түгел, башкаларның да тормышын боза. Иртән торгач аяк-кулларыгызны бәйләп куеп карагыз... Бәлки минем тормышны ничек яратуымны, йөрәгемдә нинди сагыш йөртүемне аңларсыз...” Потом прошли громкие чтения.

        Китапханәче мөмкинлекләре чикле булып та бик оста итеп кул эшләре башкаручы авылдашларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды.