Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Ришвәтчелек кайда, сәбәпләре нидә?” исемле белешмә сәгать

     9 декабрь -Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

     Соңгы вакытларда илдә зур-зур түрәләрне дә ришвәтчелектә гаепләп кулга алалар, җәза бирәләр, бу золымны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрәләр. Шулай да коррупциячел гамәлләр әледән-әле ачыклана тора.  Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек мәктәптән башланырга тиеш.

     Шуны истә тотып, олы мәктәп яшендәге китап  укучыларда әлеге "чиргә" карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру максатында, “Ришвәтчелек кайда, сәбәпләре нидә?” исемле белешмә сәгать уздырдык. Әлеге чара  әңгәмә кору алымында үтте, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйләдек: ”Ришвәтне, коррупцияне тулысынча җиңү мөмкин булмастыр, мөгаен, моның өчен берничә буын алмашынырга тиештер. Яшьләрдә әхлакый сыйфатларын һәм әдәплелек кыйммәтләрен тәрбияләргә кирәк. Бу күркәм чорны бераз гына булса да якынайту өчен, һәркем эшне үзеннән башласын иде.. "Халык контроле" сайтында да коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек бар. Теләге булган һәркем анда кереп, ришвәтчелек белән бәйле очраклар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала.        Кызганыч, бу хезмәттән дә файдаланучылар юк диярлек. Дәүләт хезмәтләре порталына язылу бер үк вакытта күп эшне җиңеләйтә, вакытны экономияли, шулай ук коррупция белән ныклап көрәшергә дә ярдәм итә.”. Әңгәмә барышында укучылар әлегә ришвәтчелек белән очрашмаганнарын билгеләп үтте, аның, үзләре уйлаганча, кайсы тармакларда күбрәк икәнен атадылар, 273 –номерлы федераль законның кисемтәсе белән таныштылар. Соңыннан анкета сорауларына җавап бирделәр.