"ТАССР: Театрлар унъеллыгы" Мәдәни дәрес
Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен узган "ТАССР: Театрлар унъеллыгы" исемле мәдәни дәрестә республикабызның 1930- нчы елларда мәдәният үсеше белән таныштык. Укытучы Гарифуллина Фәния бу чорда театрлар үсешенә гомуми күрсәтмәләр бирде. Китапханәче "ТАССР: Театрлар унъеллыгы" исемле электрон презентация аркылы һәр театрның үсешен җентекләп аңлатты.
“Татарстан – минем республикам” онлайн- викторинасы җиңүчесе Галимзянов Ильяс әкиятләр китабы, грамота белән бүләкләнде.