Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Кыш бабай, Кыш бабай,безне бик ярата” дип исемләнгән” балалар иртәсе

Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Аю белән гномиклар  Кыш бабайга явыз Убырлы белән Шүрәле урлап киткән Кар кызы белән балалар өчен хәзерләнгән бүләкләрне табарга булыштылар,Төлке, Селәүсен,Убырлы һәм Шүрәле үз гаепләрен танып гафу үтенделәр. Кыш бабай балаларга изге теләкләрен җиткерде, һәрбер кешегә үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.

Авыл халкы бәйрәм тамашасы карап, рәхәтләнеп ял итте.